ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга

Бүген Германия башкаласы Берлинда “Яшел атна - 2013” 78 нче халыкара күргәзмә-ярминкә ачылды.


17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Волгоград өлкәсе делегациясе төбәк губернаторы Сергей Боженов җитәкчелегендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән бергә Казан Агросәнәгать паркында булды.

Хуҗалыкта ит-сөт җитештерү, ит эшкәртү, иген үстерүгә өстенлек бирелә.


16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Киңәшмәнең гамәли өлешендә катнашучылар “Алга” күмәк хуҗалыгында булып, анда эре мөгезле терлекне ашату, саву, карау һәм үрчетү эшен оештыру буенча тәҗрибә белән таныштылар.


15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Азнакай районы “Тукай” ҖЧҖ базасында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган зона семинары узды.


14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә торган иң алдынгы компанияләре быел да Германия халкын шаккаттырырга ниятли. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешелгән уңышлар белән таныштыруга багышланган «Яшел атна - 2013» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе 17-27 гыйнвар көннәрендә Берлин шәһәрендә үткәреләчәк.

Атналык курсларда тыңлаучыларга “Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында агросәнәгать комплексы нәтиҗәлелеген арттыру юллары һәм җитәкчеләрнең роле” программасының теоретик өлеше тәкъдим ителәчәк.


12
гыйнвар, 2013 ел
шимбә

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары –ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанга дуңгыз Африка чумасының керү мөмкинлегенә игътибар юнәлтте.


11
гыйнвар, 2013 ел
җомга

2013 елның 15-17 январендә Азнакай, Алексеевск, Биектау районнары агросәнәгать комплексы оешмалары базасында “Сакчыл җитештерү” программасын кертү сорауларына кагылышлы зона семинар-киңәшмәләре үтәчәк.

Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында сөтне күрше сигез  районнан да кабул итәчәк яңа пункт ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International