Җәй һәм көз айларында Мөслим районы Метрәй авылы башы ап-ак булып күренә. Мөслим Татарстанда салкын районнарның берсе булып танылса да, анда җәй көне кар яумый үзе. Болар – гаилә фермерларының казлары. Башка якларда кошчылык белән шөгыльләнүчеләр аерым көн итсәләр, биредә тавык, каз үрчетүче гаилә фермалары, бергә тупланып, кооператив төзегәннәр.
Бусы – “Татарстанның кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар берлеге” рәисе Ирек Хәмәдишин идеясе. Нәкъ менә Ирек ферма төзергә теләгән, әмма кыюлыгы җитмәгән гаиләләрне кузгатып җибәргән дә инде.
Метрәй авылы читендәге бер участокта 6 ферма төзелә һәм бөтен куәтенә эшли, тагын икесе сафка басып килә. Шуларның берсе – Раиф Мортазинныкы. Шушы көннәрдә анда 220 каз бәбкәсе чыгарга тора. Йомырка өчен өч мең ана каз калдырган! Әмма тагын ике инкубатор шкафы алганга күрә, күрше фермердан да йомырка сатып ала. Колхоз вакытында агроном булып эшләгән Раиф, җиргә тартылуын баса алмыйча, 390 га җир дә ала. Анда күбрәк казлары өчен арпа, бодай чәчә. Аның фермасы 14 кешене эшле иткән.
Олы Чакмак авылыннан Эльвир Шагалиев та кемгәдер бил бөгеп түгел, ә үзе өчен эшләргә теләп, ферма төзергә ниятли. Тик эшне ничек һәм кайдан башларга? Аның бит бинасын табасы, рәсмиләштерәсе, ремонтлыйсы, тагын әллә никадәр эше бар. Уйласаң, гайрәтең чиккәнен көт тә тор. Эльвирга Ирек Хәмәдишин ярдәм кулы суза. Ул оештырган кооперативның асылы да шул – башлангыч этапта фермерларга ярдәм итү. Ирек Эльвирга тавык үстерү буенча киңәшләрен бирә, укыта, техникасы белән тәэмин итә, ярым җимерек бинаны төзәтергә булыша, хәтта тавыкларын ризык белән дә тәэмин итә. Ахырдан табышны бүлешәләр. Кооперативта һәрберсенең үз эше бар. Берәү тавык, икенчесе каз үстерә. Командада берсе инкубация чоры буенча махсуслашса, икенчесе үстерә, өченчеләре эшкәртү, сатуны оештырырга тиеш була. Ирек әйтүенчә, алар бәбкә чыгару яки кошларны үстереп сату белән генә чикләнә алмый. Бүген кооператив, ит эшкәртү цехы торгызып, анда итне беренчел эшкәртүне максат итеп куя.
Ирек Хәмәдишин, кошчылык эшен тагын да җәелдерер өчен, тирә-яктагы якын районнардан да теләктәшләр эзли. Эш башлап җибәрүчеләргә ярдәм итү принцибы гади. Ирек бушлай каз бәбкәләре бирә, ә көзен дүрт казның берсен үзенә ала. Бәбкә каз булып ирешкәнче фермер хуҗалыгы аның күз уңында булачак. Ул кирәк булганда ярдәм итеп торачак.
Мөслим районы хакимият башлыгы Ришат Хәбипов районда җир алу, аерылып чыгу башлангыч этапта гына дисә дә, ел башында гына да 38 гаилә фермасы теркәлгән. Хакимият үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Әйтик, арзан бәягә төшә торган ферма проектлары тәкъдим итү, башланган мәлдә 35 мең сум акчалата ярдәм күрсәтү, документ эшләрен тизләтү һәм башкалар. Шуңа күрә Мөслимдә кече һәм уртача эшмәкәрлек продукциясе гомуми җитештерелгән продукция арасында 30 процент тәшкил итә. Ә бу – бик яхшы күрсәткеч.
“Ватаным Татарстан”