Язгы кыр эшләре вакытында республикада хезмәтне саклау айлыгы узачак

2013 елның 12 апреле, җомга

2013 елның 20 апреленнән башлап республикада язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге буенча айлык башлана.

Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен, шуның белән бергә язгы кыр эшләре кампаниясе вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук ай дәвамында эшлекле очрашулар, семинарлар, тикшерү-конкурслар, күргәзмәләр оештырылыр дип көтелә. Зур кагыйдә бозулар билгеле булган очракта  җитәкчеләрне административ һәм җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

Белгечләр шулай ук механизаторларның махсус киемнәр, аптечка һәм ут сүндергечләр белән тәэмин ителешенә дә игътибар бирәчәк. Химик препаратлар белән эшләүчеләр алдында медицина тикшерүе һәм махсус әзерлек үтү бурычы тора.

Шулай ук айлык кысаларында 28 апрель көнне республика районнарында “Хезмәтне саклау көне” үтәчәк.

Айлык нәтиҗәләре язгы-кыр эшләре тәмамлангач ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International