Нурлат районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр: кырларда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара. Сөләйманов Ә.И. “Ахунова”, “ИРС” хуҗалыкларында беренче техника басуларга әле узган җомгада ук чыкты. Яңгырлар кыр эшләре барышына бераз төзәтмәләр кертсә дә, әлеге хуҗалыклар 462 гектарда тукландыру үткәрергә өлгергәннәр инде. “Сөләйманов Ә.И” КФХсы, “Нурлат сөте” ОООсы һәм “Южная” агрофирмасында орлык инкрустацияләүгә дә керешкәннәр. Бу эшкә башка хуҗалыклар да тартыла бара. Димәк, тиздән җиргә беренче орлыклар да күмдереләчәк дигән сүз бу.
“Тулпар-Агро” ОООсының техникасы да чәчүгә чыгарга тулы әзерлектә. Барлыгы 13 трактор чыгачак быел хуҗалык кырларына, 4 чәчү агрегаты да тулаем әзер. Күптән түгел генә яңа чәчү комплексы да кайтарганнар әле. Чөгендер чәчү өчен кулланылачак әлеге комплекска эш җитәрлек булачак быел, чөнки хуҗалыкта чөгендер мәйданнарын ишәйтергә булганнар. Хуҗалык игенчеләре быел 3000 гектарда төрле культуралар игәчәк. Орлык яңарту буенча да эш алып баралар. Күптән түгел генә 25 тонна “Раушан” сортлы элиталы орлык кайтарганнар. Бу яктан районның башка хуҗалыкларында да эш бара. “Нурлат сөте”ндә - 26, “Ахунова”да- 20, “ИРС”та -10, “АгроРазвитие”дә 6 тонна югары репродукцияле орлык сатып алганнар.
Шулай итеп, быел язын район кырларына 343 трактор, 17 чәчү комплексы һ.б. авыл хуҗалыгы машиналары чыгачак. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин әйтүенчә, язгы чәчү алдыннан игенчеләрнең кәефе яхшы, хуҗалыклар әзер. Хәзер инде бар көчне темп белән бергә сыйфатка юнәлтергә кирәк, ә бу, һичшиксез, игенчеләрнең тырыш хезмәтеннән дә торачак.
“Дуслык”