Әгерҗе районында “мәрмәр” ит җитештерәләр

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе
Мәрмәр таш турында һәркемнең ишеткәне бардыр. Ә менә мәрмәр итнең нинди булуын Әгерҗе районы Ямурза авылында яшәүче эшмәкәр Сәхиповлар яхшы белә. Аларның гаилә фермаларындагы 320 терлек арасында нәкъ менә шундый ит бирә торган маллар да бар.

Колхоздан калган 200әр терлек сыярдай өч ташландык бинаны ике ел эчендә ремонтлап чыгалар Сәхиповлар. “Аларны төзекләндерүдә “Гаилә фермалары” программасының ярдәме бик зур булды”, – ди гаилә башлыгы Илшат әфәнде. Фермалар әзер булганнан соң Калмыкиядан 100 баш тана бозау алып кайталар. Алар янына Самара өлкәсеннән алып кайткан ит юнәлешендәге шушындый ук 70 баш нәселле үгез дә өстәлә. Ниятләре – берничә елда фермаларын бары тик нәселле терлек кенә калдырыру. Юкка гына болай фикер йөртми эшмәкәр: калмык маллары салкынга да, эссегә дә бик чыдам. Азыкка да таләпчән түгел. Кышын төп азыклары печән, салам, он, комбиазык булса, җәен терлекләрне көтүгә чыгарачаклар. Шулай да иң мөһиме – әлеге маллар бирә торган итнең сыйфатындадыр, мөгаен. Бу мәрмәр ит дип атала. Башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла соң ул? Мәрмәр ит катлам-катлам: бер катламы – ит, аннан – май һәм шулай берничә тапкыр кабатлана. Итнең җепселләре бик вак, шуңа күрә йомшак, тиз пешә.

Бүгенге көнгә калмык үгезләренең 30ын суеп сатканнар инде Сәхиповлар. “Дөнья базарында “мәрмәр” ит бик югары бәяләнсә дә, безнең халык әле ул итнең организмга файдасын аңлап бетерми”, – ди Илшат Сәхипов. Шуңа күрә “мәрмәр” итне дә әлегә гадәттәгечә – уртача 200 сумнан сатарга туры килә икән. “Бу итне без  күбесенчә Чаллыга алып барабыз. Ваклап та сатарга туры килә. Даими сатып алучылар булмагач уңайсыз, әлбәттә. Бу яклап район җитәкчелеге дә ярдәм итсә, тагын да дәртләнебрәк эшләр идек”, – дигән үтенечен дә җиткерә ул.

 300дән артык терлекне аның җитәкчелегендә нибары биш кеше карый икән. Читтән килеп эшләүчеләр өчен торак мәсьәләсе дә хәл ителгән.

Гомумән,  Сәхиповлар бик күп якташларын  эшле иткәннәр бүген. Киләчәктә бу сан тагын да артыр әле. Чөнки маллар санын арттырырга исәплиләр эшмәкәрләр. Ә без бу тынгысыз, тырыш эшмәкәрләрнең хыяллары һичшиксез тормышка ашуына ышанабыз.

“Әгерҗе хәбәрләре”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International