Татарстанның 13 районында язгы кыр эшләре бара

2013 елның 9 апреле, сишәмбе

Бүгенгә республикада 9,3 мең га мәйданда көзге культуралар, 5,4 мең га күпьеллык үләннәр тукландырылган. Кичә язгы кыр эшләренә Лениногорск, Питрәч, Мөслим, Түбән Кама аграрийлары тотынды.

Әлки районы кырларында 5,6 мең гектар уҗым, Азнакайда исә 1,2 мең га күпьеллыклар тукландырылган.

11 районда симәнәләрне инкрустацияләү бара. Бүгенге көнгә барлыгы 5,2 мең тонна симәнә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International