Техника әзер, басуның өлгергәнен көтәбез, диләр игенчеләр

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

Агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә багышланган республикакүләм бәйге кысаларында Тукай районы хуҗалыкларында да тикшерүләр үтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт техникага күзәтчелек инспекциясе башлыгы Ильяс Гыйлаев, “Агрокөч төркеме” ЯАҖ механикалаштыру бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Руфил Якупов составындагы комиссия 13 хуҗалыкта булып, һәркайсының әзерлеген 40 баллы система буенча бәяләде. Язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәя куелганда техник күзәтүнең кайчан, ничек үтелүе дә, механизаторларның хезмәт куркынычсызлыгы күнекмәләрен үзләштерү дәрәҗәсе дә, махсус эш киемнәре, чәчүлек орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш тә исәпкә алынды.

Районда 2013 елгы язгы чәчүгә иң яхшы әзерлекле хуҗалык дип җаваплылыгы чикләнгән “Гигант” җәмгыяте билгеләнде. Икенче урында – “Ярыш” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Шулай ук “Чаллы яшелчәсе”, Сәйдәшев исемендәге, “Биклән”, “Камская Нива”, “Алмаз”, “Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыкларының әзерлеге мактауга лаек. Узган көздән үк бөтен тырмаларын, чәчү агрегатларын төзекләндереп, буяп, тракторларын капиталь ремонтлап әзерлек сызыгына куйган “Ирек” җитештерү кооперативы да быел яхшы әзерлеге белән куандырды, – дип ассызыклады комиссия рәисе Марат Ришат улы.

 20 елга якын элиталы һәм суперэлиталы сортларны үрчетү, үстерү, районның алтын орлык фондын булдыру белән фәнни нигездә шөгыльләнүче орлыкчылык хуҗалыгы буларак, иреклеләрнең язгы чәчүгә әзерлегенә таләпләр дә бермә-бер югары. Бөртеклеләр быел 918 гектарда игеләчәк. Шуның 576 гектарында сабан бодаеның суперэлиталы “экадо-66” һәм “казанская юбилейная” сортларын, 250 гектарда арпаның суперэлиталы “раушан” сортын чәчүне планлаштыралар.

Комиссия әгъзалары һәрбарчасына яңа уңышка нигез салуда уңышлар, үзләрен саклап, хезмәттәшләренә дә игътибарлы булып, язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыгуларын теләделәр. Шушындый ук киңәш-теләкләр һәм 2013 ел язгы чәчүенә изге фатыйха бу көнне районның барлык игенчеләренә дә җиткерелде.

                                                                                                                                                                               «Якты юл»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International