ТР авыл хуҗалыгы министрлыгында 2013 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды

2013 елның 12 апреле, җомга

2013 елның 11 апрелендә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгында  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов җитәкчелегендә 2013 елның язгы кыр эшләренә әзерлек буенча чираттагы утырыш булып узды. Чарада министр урынбасарлары, штаб әгъзаләре, шулай ук ТР Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Спас районнары Идарә җитәкчеләре дә катнашты.

Очрашу вакытында җитәкчеләр районнарның язгы кыр эшләренә әзерлекләре турында сөйләште, фикер алышты. Шулай ук үзенең тәкъдимнәре белән министр урынбасарлары чыгыш ясады.

Төп игътибарны симәнәләргә бирү,аерым алганда, аларны чистарту һәм җылытуны да игътибарга алырга кирәклеге турында сүз барды. Шулай ук, күпьеллык үләннәрне эшкәртү технологияләре турында да сөйләштеләр.

Якын арада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре районнар буенча язгы кыр эшләренә әзерлекне  тикшерергә чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International