Бүгенге көндә республиканың 18 районы уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру белән шөгыльләнә.
Быел республикада 532 мең га мәйданда көзге культуралар, 497 мең га күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк булачак.
2013 елның 10 апреленә алынган оператив хәбәрләр буенча, Татарстанда 12,4 мең га уҗым тукландырылган. Алексеевск районында көзге кульураны тукландыру 6,5 мең га, ә Зәйдә - 1,4 мең га мәйданны тәшкил итә. Шушы көннәрдә язгы кыр эшләренә Кайбыч, Спас аграрийлары да тотынды.
Гомумән, республикада 10,9 мең га күпьеллык үләннәр тукландырылган.
20 районда симәнәләрне инкрустацияләү бара. Бүгенге көнгә барлыгы 8,55 мең тонна симәнә каралган.