Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың көньяк-көнчыгыш - Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә муниципаль районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Эш сәфәрендә Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов кырларны карады, район башлыклары, агрофирма, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалар, авыл җирлекләре һәм ферма җитәкчеләре белән аралашты.
Язгы чәчү эшләре Баулы районында бүгенгесе көндә 23% , бөртекле - 4,9 мең га башкарган. Районда шулай ук арпа чәчү эшләре дә актив алып барыла (1,7 мең га да чәчелгән). Бодай исә 0,3 мең га. Баулы игенчеләре күпьеллык үләннәрне тырмалауны тәмамлаган, шулай ук дым каплату эшләре дә ахрына якынлаша.
Ютазы районы игенчеләре дә күпьеллык үләннәрне тырмалауны тәмамлаган. Оператив мәгълүматларга күз салсак, бүгенгесе көндә алар бөртекле культураны 5,9 мең га (21%) башкарган. Арпа – 3,8 мең га, бодай – 1,1 мең га һәм борчак – 0,2 мең га да чәчелгән.
Ә менә Бөгелмә муниципаль районында язгы кыр эшләре 6,5 мең га мәйданда башкарылган (планның 20% ). Бүгенгесе көндә арпа – 4,1 мең га җир куеына кергән. Шушы көннәрдә хуҗалыклар борчак чәчү эшенә дә тотынган. Быел бөгелмәлеләр 45,7 мең га да бөртекле культура чәчәргә планлаштыра. Районда тырмалау һәм дым каплату тәмамланган.
Фәрит Мөхәммәтшин, районнарда язгы кыр эшләренең оешкан төстә алып барылуын, хезмәтнең дөрес оештырылуын әйтте. Алга таба сүз исә терлекчелеккә дә кагылды. Бу уңайдан Марат Әхмәтов шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тотучыларга ярдәм турында сүз алып барды.
Бәйрәм һәм ял көннәрендә республикада чәчү эшләре кызу гына башланып китте һәм бүген тиз темплар белән дәвам итә. “Гомумән алганда, кешеләр белән аралашудан, кырларда узаган очрашулардан, культуралар чәчелгән мәйданнарны караудан канәгать калдык. Эшнең дөрес юнәлештә баруы күренә һәм хәзерге шартлар чәчүне 15-20 майларга тәмамларга мөмкинлек бирә”, - диде Татарстан парламент җитәкчесе эш сәфәре ахырында журналистларга биргән интервьюсында.