Сөт җитештерү буенча Кайбыч районы республикада алдынгылар рәтендә

2013 елның 5 мае, якшәмбе

Кайбыч районы хуҗалыкларында малларны кышлату ахырына якынлашып килә. Терлекчеләр агымдагы елның беренче кварталында уңай күрсәткечләргә ирешкән. 2 майда “Заволжье” җәмгыятенең Зур Урсак филиалында агрофирмалар директор урынбасарлары, агрофирмаларның, хуҗалыкларның ветеринария врачлары, зоотехниклары катнашында киңәшмәдә дә шул хакта сөйләштеләр, -дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы. 

Беренче кварталда терлекчелек тармагында барлык күрсәткечләр дә уңай. Бүгенге көндә район буенча бер сыерга көненә 19 килограммнан артык сөт савыла. Район республика күләмендә сөт җитештерү буенча дүртенче урында бара. Хәзер малларны көтүгә чыгарыр вакыт та җитте. Малларны көтү өчен ферма яннарында көздән чәчелгән уҗым культуралары матур гына үсеп килә. Мисал өчен “Заволжье” җәмгыятенең барлык савым сыерлары бер атнадан бирле көтүдә. Ләкин бу бозаулату бүлегендәге сыерларга кагылмый. Алар фермаларда торалар. Районда барлык хуҗалыклар да 7 майга кадәр савым сыерлары көтүгә чыгачак. Күп нәрсә көтүчеләр хезмәтенә бәйле, шуңа бүгеннән көтүчеләр барлауга керешергә кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров.

Бүгенгесе көндә Зур Урсак фермасында 200 баш савым сыеры бар. Алар бүген сигезенче көн көтүдә, дип хәбәр итә терлекчелек буенча директор урынбасары Рәис Ибраһимов. Биредә малларны көтү өчен 100 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән, агрофирма буенча ул 510 гектар тәшкил итә. Маллар көтүдән фермага кайтарылгач кышкы рацион  буенча ашатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International