Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2013 елның 4 мае, шимбә

Бүген 4 май  көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Бу шимбәдә шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш, Балык-Бистәсе,  Саба, Әтнә,  Лаеш, Кукмара, Питрәч, Алексеевский, Биектау районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итте.

Бу көнне сатуга 4,3  т бәрәңге, 2,2 т дан артык сөт, 86 мең данә тавык йомыркасы алып киленде. Моннан тыш бал, шикәр комы, сыер мае, сыр, кондитер эшләнмәләре дә сатып алырга мөмкин иде.

Гомумән алганда, башкалага 2013 елның 2 мартыннан - 4 май  аралыгында 89,95 млн. сумлык товар китерелгән. Аны алып килүдә 1795 машина җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International