ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә язгы кыр эшләрен активлаштырырга кирәклеген белдерде.
“Эшләрне активлаштыруыгызны сорыйм, бүген бар игътибар язгы кыр эшләренә бирелергә тиеш. Вакыт чикләнгән, шуңа күрә чәчүне вакытында башкарып чыгарга кирәк”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, уҗым культураларына һәм күпьеллык үләннәргә җитди игътибар бирергә кирәк. Алар нәтиҗәле терлек азыгы базасы булырга тиеш.
ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тулаем алганда язгы кыр эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерә. “Узган ике көн нәтиҗәле булды, тәүлегенә 100 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылды. Барысы да җылы һава шартларын максималь файдаланып калырга омтыла”, -ди ул. Бүгенге көндә республика кырларында күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру тәмамланган. Арпа, бодай, борчак, шикәр чөгендере, рапс чәчү дәвам итә. Язгы чәчүдә Буа, Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Зәй һ.б. кайбер районнар алда бара.
“Узган еллар белән чагыштырганда зур артка калу күзәтелми. Ләкин бу тынычлану өчен сәбәп түгел. 11 майдан һава шартларының начараюы көтелә, яңгырлар фаразлана, шуңа чәчү эшләре сузылырга мөмкин. Тулаем алганда чәчү эшләре җитди темпта бара, атна дәвамында бу темпларны сакларга кирәк”, -дип ассызыклады М.Әхмәтов.
«Татар-информ»