Рөстәм Миңнеханов Лаеш, Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарында язгы кыр эшләре белән танышты

2013 елның 4 мае, шимбә

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш, Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарында чәчү эшләре белән танышты. Республика башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Эшлекле сәфәр Лаеш муниципаль районыннан башланды. ТР Президенты вертолеттан район кырларын караганнан соң, Шуран авылында урнашкан «Леонов Ю.Б.» гаилә фермасы территориясенә  төште.  Биредә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, инвесторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта иң мөһиме кырда булган дымны саклап калу, сыйфатлы һәм тиз арада чәчү һәм уҗымнарны үз вакытында корткочлардан, чүп үләннәреннән, авырулардан үз вакытында саклап калу чараларын күрү кирәк дип, билгеләп үтте.

Хуҗалык җитәкчеләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка минираль ашламаларны һәм ягулык-майлау материалларын үз вакытында тоткарлыксыз алырга ярдәм иткән  өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Лаеш муниципаль районында бүгенгесе көндә язгы чәчү эшләре 30% башкарылган. Районда арпа – 3,5 мең га, бодай – 3,4 мең га һәм борчак – 0,7 мең га да чәчелгән. Хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау  тәмамланган, шулай ук дым каплату эшләре ахрына якынлаша.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны районнарында балалар бакчалары, мәктәп һәм ФАПларның тиешле санда булмавына игътибарны юнәлдерде. Бу хәзерге булган торак пунктларында яңа төзелешләр барлыкка килүе белән бәйле дип аңлатты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук игътибарны гаилә фермаларына да юнәлдерде. “Шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм итәргә кирәк. Алар үз-үзләрен ашаталар һәм башка кешеләрне эш белән дэ тәэмин итәләр”, - диде ул.

Алга таба ТР Президенты җитәкчеләр белән бергә Юрий Леоновның туристлык комплексы саналучы "Шуран хуҗалыгы"  гаилә фермасын карадылар. Әлеге гаилә фермасы Кама ярында урнашкан. Элеккеге буш урында бүгенгесе көндә кирпечтән салынган ат конюшнясы, атларны өйрәтү мәйданчыгы, сыер абзары, кәҗә һәм бозаулар өчен торак, шулай ук 6 өй һәм ял итүчеләр өчен мунча урнашкан. Хәзерге вакытта комплекста 7 кеше эшли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International