Татарстанда терлекне җәйге лагерьләргә күчергәннәр, бу беренче көннәрдән үк урамда көтелүче һәр сыерның савым нәтиҗәлелеген 300-500 граммга арттыруга мөмкинлек биргән.
Быел терлекчеләр алдына, һәр сыердан 5 мең кг сөт савып алу бурычы куелган. Былтыр бу сан 4800 кг ны тәшкил иткән. Шуңа күрә җәйге сезонга зур өметләр баглана.
Хәзер терлекләр яшел сусыл азык белән туклана, моның өчен алар басуларның махсус мәйданнарында көтелә. Яшел конвейер эше дә җайга салынган – яңа гына чабылган вак чирәм җәйге лагерьләргә кертелә.
Бүгенге көндә савым көтүләренең саллы өлеше, «Interpuls» (Италия), «Albert Kerbl GmbH» (Германия), «DeLaval» (Швеция) кебек әйдәп баручы чит ил фирмаларының савым җиһазларына күчкән. Бу хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итә.
Җәйге лагерьләр чоры, терлекчеләр өчен финанс ягыннан да уңышлы, ул сөтнең үзкыйммәтен 30-40 %, энергиягә чыгымнарны 30 % кадәр киметергә мөмкинлек бирә.
Әмма республика хуҗалыкларындагы савым көтүлекләренең кайбер өлеше, җәен дә ел әйләнә бертөрле тукландыру режимында калачак, мондый ысулга чит илләрдә өстенлек бирелә һәм аны Татарстан терлекчеләре дә эшкә җигә.
«Татар-информ»