Республика кырларында эшләр гөрли

2013 елның 4 мае, шимбә

Бүгенге көндә Татарстанда иртә сабан культуралары сөрү җирләренең 35 % били. Авыл хуҗалыгы культуралары 635,8 мең га мәйданга чәчелгән. Шикәр чөгендере – 18,5 мең га мәйданда (планның 34%) җир куенына кергән. Шушы көннәрдә республика кырларында рапс чәчүгә дә тотындылар – 10,2 мең га (8%). Арпа – 285,9 мең га, бодай – 120,5 мең га, борчак  - 32,9 мең га чәчелде.

Буа районында сабан культуралары өчен каралган мәйданның 67 % да эш башкарылган. Биредә арпа – 14,6 мең га, бодай – 14,5 мең га, борчак – 3,8 мең га да чәчелгән. Буалылар тырмалау эшен тәмамлаганнар. Дым каплату да ахрына якынлаша.

Шулай ук Апас районында – 63 % мәйданда, Кайбычта – 61 % чәчү эшләре башкарылган.

Республика кырларында күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау эшләре дәвам итә. Дым каплату 2958,3 мең га мәйданда башкарылган, бу планның 90% .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International