Татарстаның 3 районында күркә үрчетә башлаячаклар

2013 елның 3 мае, җомга

Татарстаның 3 районында күркә үрчетә башлаячаклар. Әлеге эш өчен аларга яңа туган күркә чебиләрен махсуз ТР Яшел Үзән районының “Индейка”  кооперативы тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыгы  Ассоциациясенең председателе Камияр Байтемиров хәбәр итә.

Татар-информнан алынган мәгълүматлар буенча Алькеевск районыннан Фәнис Хәмитов, Мөслимнән – Ирек Хамадшин һәм Азнакай районыннан – Фәнүс Кәримовлар һәрберсе аерым әлеге эшкә алынырга исәплиләр икән. Моның өчен алар Яшел Үзән районының «Индейка» махсузлашкан кооперативы белән килешү дә төзегән. Аларга әлеге кооперативтан 45 көнлек күркә чебиләре биреләчәк, һәм фермерлар аларны үстереп сугымлык өчен кире бирегә кайтарачаклар. Ел саен фермерлар 21 мең т күркә ите җитештерүне планлаштыра.

Моның өчен фермерлар иске биналарга реконструкция уздырганнар, биредә кечкенә күркә чебиләре өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Камияр Байтемиров әйтүенчә, инде быелның көзендә үк фермерлар күркә итен Татарстан базарына алып чыга алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International