Республика башлыгы 3 районда язгы кыр эшләре барышы белән танышты

2013 елның 5 мае, якшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Сәфәрнең беренче пункты, Балык Бистәсе районы иде. Биредә Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев хәбәр иткәнчә, чәчү яхшы темп белән бара, хәзерге вакытта чәчүлек мәйданнарының 51 % инде чәчелгән.

Илһам Вәлиев Президентка җиткергән мәгълүматтан күренгәнчә, районда 23 гаилә фермасы гамәлдә, шәхси хуҗалыкларда 7 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 3300 сыер тотыла. Район башлыгы Рөстәм Миңнехановка, киләчәктә дә авылда кече хуҗалык итү формаларына ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

“Бу программаны дәвам итәчәкбез”, - дип ышандырды республика башлыгы. – Шәхси хуҗалык һичшиксез булырга тиеш”, - диде ул.

Авыл хезмәтчәннәре белән аралашу барышында, Рөстәм Миңнеханов алар белән чәчү барышы турында фикер алышты, район хуҗалыкларында сатып алынган яңа техника нәтиҗәлелеге турында кызыксынды. Президент ассызыклаганча, республика җитәкчелеге авыл инфраструктурасы үсеше – юллар, авыл мәдәният йортлары төзелеше, мәктәпләрне төзекләндерү буенча эшне дәвам итәргә ниятли.

“Күзләрегездә эшләргә теләү очкыннарын күрү сөендерә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында. – Икмәк үстерү бик җиңел булмаса да, бу эш сезнең кулыгыздан киләчәк. Хәзер бөтен дөньяда азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсе алгы планга чыга, шуңа күрә сезнең эшегез бик мөһим”.

Киләсе тукталыш Питрәч муниципаль районында булды. Килгән кунакларны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Дияров озатып йөрде.

 Республика башлыгы “Ак Барс – Питрәч” агрофирмасы кырларын караганнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән аралашты. ТР Президенты чәчү эшләре барышы һәм бүген игенчеләрне борчыган сораулар белән кызыксынды. Бүгенгесе көндә район кырларында сабан культуралары 39% башкарылган. Питрәч игенчеләре иртә сабан культураларын чәчүне 9 майларга тәмамларга планлаштыра. Хуҗалык җитәкчеләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка минираль ашламаларны һәм ягулык-майлау материалларын үз вакытында тоткарлыксыз алырга ярдәм иткән  өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Эшлекле сәфәрен ТР Президенты һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Теләче районында дәвам итте. Биредә алар район башлыгы Илдус Зарипов озатуында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Соңыннан хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән аралашты.

Теләче игенчеләре 33% мәйданда сабан культураларын чәчкән. “Бүгенге көндә игенчеләр 1 тәүлеккә 1700 га да чәчү эшләре башкарсалар, иртәгә бу сан күрсәткече 2 мең га булыр дип планлаштырабыз”, - диде район башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук районда гаилә фермаларының үсеше белән дә кызыксынды.  Илдус Зарипов Президентка җиткергән мәгълүматтан күренгәнчә, районда 23 гаилә фермасы тулы көченә эшли.

Эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов “Теләче” сәнәгать паркында да булды. Республика башлыгына парк территориясендә җитештерелүче продукция һәм паркның үсеш планнары турында сөйләделәр. Бүгенге көндә биредә өч резидент эшли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International