Ютазы муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге, Ютазы элеваторы җитәкчелеге чакырылып, урып-җыю кампаниясе буенча киңәйтелгән штаб утырышы узды. Утырышны штаб җитәкчесе район башлыгы Рөстәм Нуриев алып барды.
2013 елның 25-27 июль көннәрендә Татарстан Екатеринбургта сөт терлекчелеге буенча авыл хуҗалыгы форумында катнашчак. Нәсел эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр игътибар үзәгендә булачак.
2013 елның 25 июленә алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда бөртекле культуралар 254,9 мең га суктырылган, бу планның 16 % дигән сүз. Арыш һәм бодай мәйданның 47 %, арпа - 3 %, ә борчак - 37 % башкарылган.
Владимир Путин Россияның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан төзелгән “Административ хокук бозу РФ Кодексына үзгәрешләр кертү” буенча № 199-ФЗ номерлы Федераль законны имзалады.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика конкурсында җиңүчеләр арасында ҖЧҖ “Челны-Броллер” да бар. Әлеге конкурста республиканың төрле тармакка караган 234 предприятиясе үзара көч сынашты.
2013 елның 24 июленә алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 14 процентында ашлык җыеп алынган. ТРда 225,8 мең га суктырылган. 453,7 мең т ашлык суктырып алынган, бу - 2012 нче ел дәрәҗәсеннән 176 мең т күбрәк.
Узган атнада Татар фәнни-тикшеренү институтының терлекчелек өлкәсендәге белгечләр группасы Түбән Кама районы территориясендә урнашкан ҖЧҖ “Бәхетле агро” терлекчелек коплексында булып кайтты.
Спас районы игенчеләре бодай, арыш һәм арпа культураларын суктыралар. Хуҗалык басуларында барлыгы 116 ашлык җыю комбайны эшли.
Буа муниципаль районда терлекләргә кышлык өчен печән, сенаж әзерләү төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Инсаф Сәмигуллин әйтүенчә, хуҗалыклар һава шартлары яшел урак өчен авыр килүгә карамастан, бар мөмкинлекләрне файдалана алганнар.
Бөртекне икмәк кабул итү пунктларына илтү өчен Әлмәт предприятиеләре 20дән артык автомобиль бүлеп бирергә җыена. Аларның 10сы – “Татнефть-ТрансСервис”ныкы. Завод, транспорт, юл, коммуналь предприятиеләр, урман хуҗалыгы предприятиеләре берәр данә техника белән ярдәм итәчәк. Шулай ук урып-җыю вакытында нефтьчеләр дә үз механизаторларын хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән юллаячак.