ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2013 ел
сишәмбе

Татарстанда җиләк-җимешләрнең мул уңышы җыеп алынган. Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының җиләк-җимеш культуралары селекциясе лабораториясе мөдире Геннадий Осипов сүзләренчә, бу көннәрдә һәвәскәр бакчачылар һәр куактан 6-7 кг чия җыеп ала. Сәнәгать масштабларында һәр гектардан 4 т чия җыеп алыначак, бу югары күрсәткеч булып исәпләнелә.

Әлки муниципаль районы "Хузангай" кооперативы игенчеләре 15 июльдә 7 "МакДон" чапкычы белән көзге бодай һәм борчакны теземнәргә сала башлаганнар. Чапкычының киңлеге 12 метрга җитүче әлеге техника югары җитештерүчәнлек күрсәтә: 3 көн эчендә 1180 гектар борчакны, 3740 гектар көзге бодайны теземнәргә салып та чыкканнар.


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районының Яңа Арыш авылында семинар-киңәшмә узды.  Биредә кыр эшләре белән бергә терлекчелеккә дә игътибар зур иде.

Азнакай муниципаль районының “Кәримов” КФХ иген басуында урып-җыю эшләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәгә район хакимияте, авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәһәрдәге оешма-предприятие начальниклары, район һәм шәһәр Советы депутатлары, урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары, ветераннар да килгән иде.

2013 елның 12 августында  Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе базасында Россияның кошчылык Советы директорлары катнашында утырыш узачак.  Казанга 45 регионнан   белгечләр килер дип көтелә.


19
июль, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Чистай районының “Чистай” индустриаль паркында, иген кырлары һәм элеваторда булды. Республика Хөкүмәте башлыгын Татарстанның вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Кичә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төле министры Марат Әхмәтов Питрәч,  Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында булды. Биредә ул урып-җыю эшләре белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашты.

Балтач районында комбайннар парады төгәлләнде. Игенчеләр җиң сызганып уракка төште.


18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада күпчелек районнар урып-җыю эшләрен башлаган. Бүгенгә ТРда 80 мең т ашлык суктырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Актаныш муниципаль районы бу көннәрдә терлекчелекне күтәрү өстендә яңа алымнар кертүне тәкъдим итәргә килүче Германия, Нижний Новгород һәм Казан белгечләрен кабул итте. Очрашуга районның хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклары, ветеринария врачлары чакырылган иде. Идарә белгечләре дә бик теләп катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International