Узган атнада Татар фәнни-тикшеренү институтының терлекчелек өлкәсендәге белгечләр группасы Түбән Кама районы территориясендә урнашкан ҖЧҖ “Бәхетле агро” терлекчелек коплексында булып кайтты.
Татар фәнни-тикшеренү институтының терлекчелек өлкәсендәге белгечләрне әлеге агрофирма белгечләре белән озак еллар хезмәттәшлек җепләре бәйләп тора. Әлеге фәнни-хуҗалыкта Татар фәнни-тикшеренү институтында, шулай ук төрле фирмалар җитештергән терлек азыгы өстәмәләре белән тәҗрибәләр үткәрәләр. Маркетингка да зур игътибар бирелә. 1 чиратта көтүлек белән дөрес эшләү тора. Чөнки сөтнең сыйфаты, терлекләрнең сәламәтлеге иң бернче шуңа бәйле.
Бүгенгесе көндә генераль директор урынбасары Илдус Сафин җитәкчелегендә биредә берничә яңа төр препаратларны сынау максатыннан куллана башлаганнар инде.
Беренче нәтиҗәләр дә бар. Мисал өчен әлеге препараттан соң терлекләрдә тере массаны югалту 10 проценттан ни бары 4кә калган, шулай ук мастит белән авыручы терлек саны да сизелерлек кимегән.
Хуҗалыкта иң бернече чиратта терлек азыгына игътибар бирелә. Көтелмәгән очраклар килеп чыкканда һәрвакыт запас та саклана. Мисал өчен узган елда калган 25 мең тонна запас кына бар бүгенгесе көндә. Быел да терлек азыгын мулдан туплау өчен бөтен тырышлыкны куеп эшли алар, дип хәбәр итә Татар фәнни-тикшеренү институты белгечләре.