Буа муниципаль районда терлекләргә кышлык өчен печән, сенаж әзерләү төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Инсаф Сәмигуллин әйтүенчә, хуҗалыклар һава шартлары яшел урак өчен авыр килүгә карамастан, бар мөмкинлекләрне файдалана алганнар.
Аныңча, кышлату барышында тупас һәм сусыл азык белән тәэмин итүдә проблема булмаячак. Печән барлыгы 15292 тонна – ихтыяҗның 106 проценты кадәр төргәкләнде. Аерым хуҗалыклардан “Авангард” агрофирмасы ике еллык норманы үтәүгә иреште. “Вамин-Буа” һәм “Тинчәле” витаминлы азыкны 117, “Ямбулат” – 110, “Коммуна” – 108, “Кыят” 100 процент күләмендә хәстәрли алды. Шул ук вакытта “Бола” планны 63, “Нива” 79 процентка гына үтәде.
Печән кытлыгы сусыл азык – сенаж һәм силос “каплаячак”. Сенаж ихтыяҗның 94 проценты күләмендә базланды. Ә менә силос салуга август ахырында керешәчәкләр. И. Сәмигуллин әйтүенчә, быел аның торышы яхшы, сусыл һәм тупас азыклар һәр шартлы баш терлеккә 25 центнер азык берәмлеге исәбеннән тупланырга тиеш. Әлегә ул 18,3 центнерга тиң. Калган 7сен силос бирәчәк. Шушы норма үтәлгәндә, бер баш сыерга көндәлек 18 центнер азык берәмлеге ашату һәм шуның белән тәүлеклек уртача савымны 16 килограммнан киметмәү мөмкин булачак. Бүген бу күрсәткеч 16,5 килограммга тиң. Былтыргы белән чагыштырганда “Коммуна”, “Кыят” җәмгыятьләре көнлек савымны 800 килограммга, барлык агрофирмалар диярлек 1,5 тоннага арттырдылар. Бары “Вамин-Буа”да гына ул үткән елгыдан 0,5 тоннага кимрәк. Хуҗалыкларда маллар алдыннан яшел азык өзелми – күбесендә судан үләнен икенче кат урдылар. “Вамин-Буа”да, “Коммуна”да, “Тахаръял”да, “Авангард”та кукуруз ашата башладылар. Хәзер салам бар. Күп хуҗалыкларда изеп тә ашаталар. Бу кышкы рационга җиңел күчү мөмкинлеге бирәчәк.
Хуҗалыкларда яшел урак төгәлләнмәгән әле. Күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан әзерләнгән печән шәхси хуҗалыкларга пай җирләре өчен бирелә. “Авангард” агрофирмасында 1040, “Коммуна”да – 110, “Нива”да 100 тонна өләштеләр инде.
Продукция алуда азыкның күләме генә түгел, сыйфаты да зур роль уйный. Печән “Татар агрохимия хезмәтчелеге үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең азык лабораториясендә тикшерү узды инде. “Тахаръял”, “АгроНур” хәстәрләгән витаминлы азык тулысынча 1 класс таләпләренә җавап бирә. “Коммуна”да. “Бола”да, “Кыят”та, “Нива”да, “Дружба”да һәм башкаларда да аның сыйфаты начар түгел. Димәк, мул һәм сыйфатлы продукция алуга киртә булмаска тиеш, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.