Спас районы игенчеләре бодай, арыш һәм арпа культураларын суктыралар. Хуҗалык басуларында барлыгы 116 ашлык җыю комбайны эшли.
“Болгар Арыш” хуҗалыгы басуларында 16 комбайн, шул исәптән чит илдә эшләнгән 5 комбайн, “Болгар”Востокзернопродукт” хуҗалыгында 7 чит ил техникасы, Фәргат Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгында – 12 “Дон” комбайны, Александр Планин һәм Сергей Юрков хуҗалыгында 5әр комбайн эшли. Болар барысы да урып-җыю эшләрен кызу темпларда алып барырга, тәүлеккә 1600 – 1800 тонна ашлык суктырырга мөмкинлек бирә.
Бүгенгесе көндә районда 7500 гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар урылган, шуның 6450 гектары суктырылган. Һәр гектардан уртача 15,2 центнер уңыш чыга, тулай җыем – 9800 тонна булды (көзге бодай – 3600 тонна, арыш – 2600 тонна, арпа – 250 тонна), дип хәбәр итә район газетасы.