Республикада бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 14 процентында ашлык җыеп алынган

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

2013 елның 24 июленә алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 14 процентында ашлык җыеп алынган. ТРда 225,8 мең га суктырылган. 453,7 мең т ашлык суктырып алынган, бу - 2012 нче ел дәрәҗәсеннән 176 мең т күбрәк.

ТР буенча уртача уңыш - гектардан 20,1 центнер тәшкил итә.

Бүгенге көндә мәйданнарның 28 проценты җыеп алынган Буа (28 процент) районы һәм Зәй районы (26 процент) алдынгылар рәтендә. Апас һәм Нурлат районнарында мәйданнарның 25 проценты суктырылган, Кайбыч һәм Әлкидә - 21 процент.

Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International