Бөртекне икмәк кабул итү пунктларына илтү өчен Әлмәт предприятиеләре 20дән артык автомобиль бүлеп бирергә җыена. Аларның 10сы – “Татнефть-ТрансСервис”ныкы. Завод, транспорт, юл, коммуналь предприятиеләр, урман хуҗалыгы предприятиеләре берәр данә техника белән ярдәм итәчәк. Шулай ук урып-җыю вакытында нефтьчеләр дә үз механизаторларын хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән юллаячак.
Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов бу предприятиеләрнең вәкилләре белән очрашты. Район башлыгы исеменнән урып-җыю барышында хәлләреннән килгәнчә ярдәм итүләрен сорады. Ул корылыкның уңышка тискәре йогынты ясавын, шуңа күрә дә бөртеклеләрне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәклеген ассызыклады.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 3200 гектарда уҗым арышы җыеп алынган. Уҗым бодае 3350 гектарда җыелган. Борчак уңышы - 900 гектарда.
Уртача уңыш гектарыннан 19,2 центнер тәшкил итә, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль берәмлекләре порталы.