“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика конкурсында җиңүчеләр арасында ҖЧҖ “Челны-Броллер” да бар. Әлеге конкурста республиканың төрле тармакка караган 234 предприятиясе үзара көч сынашты. “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесе ел саен “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсы кысаларында уза. Аның төп максаты – югары сыйфатлы товар һәм хезмәтләрне ачыклау, сыйфатлы продукция эшләүче үзебезнең җитештерүчеләрнең имиджын күтәрүгә булышу, бу товарлар һәм хезмәтләрне эчке һәм тышкы базарларга чыгарырга ярдәм итү.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Тест-Татарстан”ФДУ, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра торган бу бәйге безнең җитештерүчеләрдә зур кызыксыну уята. Алар моны ел саен тотрыклы катнашып раслап килә. Бәйгенең 10 еллык тарихы бар.
ҖЧҖ “Челны-Броллер” “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” республика конкурсында инде берничә ел рәттән катнашып яхшы урыннар яулап килә. Быел да алар иң яхшылар исемлегенә кергәннәр.