2013 елның 7 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1223,5 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 63 процентын тәшкил итә.
Нурлат районында печәнне 5мең центнер итеп әзерләргә исәплиләр.
Татарстанда узган тәүлектә 3201,8 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 167,7 тонна сөт савылган.
Бүген Минзәлә районының «Мензелинские зори» агрофирмасының Калморза бүлекчәсендә “Проминтел-Агро” республика киңәшмәсе үтте. Яңа техника һәм фирма яңалыклары белән республика хуҗалыкларыннан килүчеләргә фирма белгече Евгений Козлов таныштырды.
Алексеевск районында авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист белгечлегенә укучылар арасында “Һөнәре буенча иң яхшы-2013” исеменә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның һөнәри осталык олимпиадасы узды.
Азнакай районында, составында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, аның урынбасары Фәнис Шәрәфиев, идарәнең бүлек начальнигы Илназ Хәмитов, “Россельхозүзәк” филиалы җитәкчесе Фоат Гаделшин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итү уздырды.
Агымдагы елның 5 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 7857 т печән әзерләнгән.
Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен һәм тормышын яктырткан иң яхшы әсәргә Беренче әдәби конкурс дәвам итә.
2013 елның 5 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1155,3 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 59 процентын тәшкил итә.
Хуҗалыкларда кычыткан әзерләүгә дә керешкәннәр. Хәзер ул район буенча 60 тонна чамасы тәшкил итә.