Татарстан фермерлары көзге чәчү эшләре вакытында кырда тәҗрибә уздырачак

2013 елның 9 августы, җомга

Быел ТР фермерлары көзге чәчү эшләре вакытында кырда тәҗрибә уздырачак. Алар эксперимент тәртибендә Мәскәүнең бер компаниясе тәкъдим иткән микроэлементларның әлеге культураларга йогынтысын ачыкларга булганнар.

Алексеевский районыннан фермер Илшат Гомәров, Түбән Камадан Владимир Аппаков, Буадан Расыйх Мифтахетдинов һәм Арчадан Мөдәрис Миңнуллин фәнни экспериментта катнашырга теләк белдергән. Алар көзге чәчү вакытында 20 га мәйданга үсәргә һәм көзге культураларның уңышын яхшыртырга ярдәм итә торган махсус микроашламалар кертәчәк.

Әгәр дә тәҗрибә яхшы нәтиҗә күрсәтсә, микороашламаларны Татарстанның күп фермерлары кулланачак.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International