Район буенча җәмгысе 6 455 тонна күпьеллык үлән һәм 350 тонна печән чабарга кирәк.
Әлки районында яшел масса һәр гектардан уртача 6 тонна чыга.
“Татптицепром” Универсиада тамашачыларына Татарстан кошчылыгы продукциясен тулы ассортиментта: кош итен, тавык, тәвә кошы һәм бүдәнә йомыркаларын - тәкъдим итәчәк.
2013 елның 13 июненә алынган мәгълүмат буенча республика кырларында зарарлы бөҗәкләргә каршы 388,0 мең гектар мәйданда җир (25%) эшкәртелгән.
Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен һәм тормышын яктырткан иң яхшы әсәргә Беренче әдәби конкурс дәвам итә. Оештыручылар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге.
2013 елның 11 июненә алынган мәгълүмат буенча республика кырларында зарарлы бөҗәкләргә каршы 372,6 мең гектардан артык мәйдан (24%) эшкәртелгән.
Татарстанда узган тәүлектә 3243,0 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 171,2 тонна сөт савылган.
Агымдагы елның 10 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 19291 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эшләр кызу темпта бара. Апас районында - 1880 т, Буада – 1728 т, Нурлатта - 1372 т, Әтнә районнары азга гына калышып – 1000 т да башкараганар.
2013 елның 10 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1305,8 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 67 процентын тәшкил итә.
Бүгенге көндә Кайбыч районының “Заволжье” җәмгыяте кырларында 1000 тоннадан артык сенаж салганнар. Агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү буенча махсус отрядлар да төзелгән. Шулай ук шикәр чөгендеренә дә зур игътибар бирелә.