Октябрь авылы янындагы кырда Рөстәм Миңнеханов Мөслимдәге "Агромастер" ҖЧҖ җитештергән авыл хуҗалыгы техникасының күргәзмәсе белән танышты. ТР Президенты, аерым алганда, Татарстанда эшләнелгән яңа чәчү машиналарында чәчү нормасын тикшерү системасы белән кызыксынды, ул 8 патент белән саклана. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка яктылык диодлары һәм кояш батареялары нигезендә эшләүче энергия саклаучы электротехника продукциясен күрсәттеләр.
Татарстан Президенты райондагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, крестьян ферма хуҗалыклары экспозициясе белән танышты, аларның җитәкчеләре белән аралашты.
Мөслим районының башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәзерге вакытта бөртеклеләрнең уртача уңышлылыгы гектардан 21 центнер тәшкил итә дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә урып-җыю кампаниясе оешкан рәвештә бара, һава торышы яхшы булса, ул якындагы 20 көндә тәмамланачак.
Рамил Муллин районда хәзер 44 гаилә фермасы эшләп килгәнен хәбәр итте, район җитәкчелеге киләчәктә дә кече хуҗалык формаларын үстерергә әзер.
Мөслим районында иң җитди проблемаларның берсе, башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, начар юллар - яртысыннан артыгында асфальт юк, яңгыр явып узса, алардан йөреп булмый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң мөһим булган берничә юлны киләчәк елга республика программасына кертергә сүз бирде.
Уңышны җыю турында сөйләгәндә, ТР Президенты эшне оештырып эшләргә кирәклеген ассызыклады. Яхшы һава торышы булыр дип өметләнергә кирәкми, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыл халкына һәм яңгырсыз сәгатьне кулланырга кирәк.
Мөслим районында терлекчелек, Татарстан Президенты сүзләренчә, чагыштырмача түбән дәрәҗәдә. Ул район җитәкчелегенә әлеге юнәлештә активрак эшләргә кирәклеген әйтте, кешеләр дә терлекчелек белән шөгыльләнергә теләк белдерәләр.
Р.Миңнеханов авылга ярдәм итү республика программалары дәвам итәчәкләр дип ышандырды. Шуннан тыш Татарстан җитәкчелеге республика авыл хуҗалыгын техник модернизацияләү программасын эшләвен дә әйтте.
Мөслим авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Рөстәм Миңнехановтан мөгезле эре терлекне асрауга әлеге вакытта гамәлдән чыккан субсидияләр киләчәктә түләнер микән дип сорадылар. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бу субсидия ВТО нормалары буенча гамәлдән чыгуы турында хәбәр итте, ә ярдәмнең яңа төре әле каралмаган. Рөстәм Миңнеханов исә республика җитәкчелеге әлеге мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәргәнен әйтте.
Бүген Татарстан Президенты шулай ук Актаныш һәм Минзәлә районнарында да булачак.
ТР Президенты Матбугат хезмәте.