2013 елның 5 августына алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда урак өсте башланганнан алып 920,3 мең тонна ашлык суктырылган. Ә бөртекле культуралар биләгән 453,2 мең га мәйданда (28 %) эш башкарылган.
ТР буенча уртача уңыш - гектардан 20,3 центнер тәшкил итә. Азнакай (29,4 ц/га), Әлкидә (27,1 ц/га), ә Буа муниципаль районнарында әлеге күрсәткечләр (26,9 ц/га).
Татарстанда 576 мең тонна печән һәм 2094,0 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 14,4 центнер азык хәзерләнгән. Гомумән алганда, ТР буенча кышка 876,9 мең тонна терлек азыгы хәзерләнгән.
Бигрәк тә республиканың Кайбыч, Буа, Лаеш һәм Питрәч һ.б районнар игенчеләре уңышка ирешкән, алар бер баш шартлы терлеккә 17,2-17,9 центнер азык хәзерләгән.
Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.