Татарстанда бәрәңге уңышы яхшы булыр дип көтелә. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар туфрактагы дым ихтыяҗын тулысынча кәнәгатьләндерде. Һәр үсенте төбендә 100-150 грамм авырлыктагы 7-8 бәрәңге яралган. Бу һәр гектардан 350-400 центнер продукция алып була дигән сүз. Әле бәрәңге үсеше өчен вакыт бар.
Дөрес, галим аграрийлар билгеләп үткәнчә, тискәре һава шартлары фитофтороз авыруы таралуга китерә. Әгәр хәзер үсентеләр авыруга каршы эшкәртелмәсә, уңышсыз да калырга мөмкин.
Татар-информ