Берсен җыясың, икенчесе үсә тора

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институ­тының Лаеш районы Олы Кабан бистәсе янындагы тәҗри­бәләр кырын күпләр могҗи­залар кырына тиңләп ялгышмыйдыр. Биредә дистәләгән мең тәҗрибә кишәрлегендә әллә никадәр культу­ралар­ның яңа­дан-яңа сортлары сынау уза. Республика хуҗалык­ла­рының теләкләрен исәпкә алган югары җитеш­терүчән сорт уйлап табар өчен га­лимнәр иртә яздан кара көзгә кадәр кырда. Бу эш исә кайчагында дистәләгән елга да сузылырга мөмкин икән. Иң мөһиме, көтелгән нәтиҗә ге­нә булсын.

Нәтиҗә дигәннән, бүген әлеге кишәрлекләрдә сынау узучы бер чәчеп, ике тапкыр уңыш алу ысулы респуб­ли­каның күп хуҗалыкларын кызыксындырыр, шәт. Ни өчен дигәндә, ягулык-майлау материалларына кытлык кичер­мәгән хуҗалыклар сирәктер ул. Запас частьлар, ашламалар, үсемлекләрне корткычлардан саклау препаратлары белән дә шул ук хәл. Аның әле башка чыгымнары да җитәр­лек. Ә менә Татарстан фәнни-тикшеренү институтында алып барыла торган тәҗрибә нигезендә бу чыгымнарны яр­тылаш диярлек киметергә мөмкин булачак. Ничек итепме? Яз көне бер тапкыр чәчәсең дә, көзен генә түгел, икенче елда да уңыш хәйран гына өлгерә. Ышанырлык та түгел сыман. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров бу хакта әйткәч, баштарак аптырап та калдым. Ничек инде, әйтик, яз көне чәчелгән орлыктан шул көздә генә түгел, икенче көздә дә мул уңыш алып булсын, ди. Коелган борчакның яки кайбер башка культураларның бер өлеше икенче язда тишелеп чыкканын күргәнем бар анысы. Әмма аннан нинди мул уңыш алып булсын? Була икән шул. Бу кадәресен үземә күрергә туры килде. Хикмәте дә бик гади икән. Институт галимнәре берничә ел рәттән иртә язда язгы бодайны көзге арыш белән бергә кушып чәчеп караганнар.

 Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, институтның үсем­­­лекчелек бүлеге җитәк­чесе Василий Блохин әйтүен­чә, тәҗрибә кырында сыналучы бу алымның киләчәге шактый өметле. Хикмәте шун­да: язгы бодай җәй көне барлык үсеш стадияләрен узып, көз­гә уңы­шын җыеп алырлык булып җитешә. Ә көзге арыш бу вакытта әле нибары сабакка гына үсә, башакка бө­реләнергә өлгерми. Аның каравы, көзге кояш астында сабагын ныгытырга өлгерә. Тамыр системасы исә каты салкыннарга да бирешми торган була. Ә инде көзге культурага язын теләсә нинди һава шартлары әллә ни зыян китерә алмый. Менә шулай итеп, хуҗалыкларга бер тапкыр чәчеп, ике уңыш алырга мөмкинлек туа. Шул ысул белән чәчелгән бодай­ның уз­ган ел гектарыннан 26 центнер бодай алсалар, быел арыш уңышы аннан да артык чыга.

“Ватаным Татарстан”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International