ТР Аграр яшьләр берләшмәсе “Татарстан Республикасының авыл яшьләре” программасы кысаларында агымдагы елның сентябрь аеннан дистанцион рәвештә бушка уку мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге проект эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган.
Бүгенгесе көндә яшьләр арасында эшмәкәрлекне оештырып җибәрү зур тырышлык һәм төпле белем тәлап итүче тармакларның берсе. Авылларда эшсезлек проблемасы бүген дә актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Ә менә үз эшеңне ачу, күп кенә кешеләрне дә эшле итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шуларны истә тотып дәүләт соңгы елларда әлеге тармакны үстерү һәм эшне башлап җибәрү өчен субсидияләр бүлеп бирү, яңа төр программалар булдыруны күздә тота.
Практикадан чыгып шуны әйтергә мөмкин, эшмәкәрләр арасында эшне белү генә аз, күбрәк икътисади яктан һәм практик белемнәре аксый.
Беренче адым булып эшмәкәрлектә - бизнес-план тора. Бизнес-планның ничек язылуы башланачак эшнең уңышына бәйле. Чөнки ул – эшмәкәрлекнең төп нигезе, дип хәбәр итә ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең матбугат хезмәте.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге вебинар рәвештә белем алучы белгечләр белән берлектә бизнес-план төзи алачак. Шулай ук дәүләт үрнәгендәге сертификат та биреләчәк. Әлеге программада белем алу аларга кече һәм урта эшмәкәрлектәге конкурсларда катнашу мөмкинлеге дә бирәчәк.