2013 елның 26 августыннан башлап 1 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә халыкара “Агрорусь” агросәнәгать ярминкә-күргәзмәсе узачак. Әлеге чарада безнең республика товар җитештерүчеләре дә катнашыр дип көтелә.
ТР белгечләре дә соңгы яңалыклары белән таныштырачаклар. Узган еллардагы сыман, катнашучыларның быел да төрле тармактагы эшчәнлекләре белән дә танышырга мөмкин булачак.
Быел исә, «Агрорусь» ярминкә-күргәзмәсенә йөрүче кешеләрнең күп тапкырлар соравы һәм үтенече буенча кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләр күргәзмәсе дә оештырылган. Ачык һавада 700 кв м мәйданда мөгезле эре терлекләрне дә күрергә мөмкин булачак. Хәтта төньяк боланнары һәм көньяк дөяләр дә булыр дип көтелә.
Татар-информ