ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россельхозбанк» ААҖнең Идарә Рәисе урынбасары Эдуард Иссопов белән очрашты

2013 елның 6 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россельхозбанк” ААҖ идарә рәисе урынбасары Эдуард Иссопов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.

Эдуард Иссопов кыскача банкта булган үзгәрешләр, банкның яңа стратегиясе, шулай ук “Россельхозбанк” ААҖнең Татарстандагы филиалы эшчәнлеге хакында сөйләде.

Яклар авыл хуҗалыгын үстерү, әлеге тармак белән бәйле проектларны финанслау, авыл хуҗалыгы эшмәкәрләрен кредитлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International