2013 елның 9 августына алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан алып, ашлыкның 39 проценты җыеп алынган, 622,6 мең га суктырылган. Гомумән 1,2 млн.т ашлык җыелган.
Бүгенгә республикада уртача уңыш – гектардан 19,9 центнер. Кайбер агросәнәгать комплексы предприятиеләре көзге культураларны җыеп бетереп, язгы культуралар үскән кырларга күчкән.
Уңышны җыеп алу эшендә Балтач, Буа, Апас, Нурлат, Алексеевский районнары игенчеләре алда бара. Алар мәйданның 49-57 процентын җыеп алганнар.
Татарстанда 581,8 мең тонна печән һәм 2149,7 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 14,7 центнер азык туры килә. Гомумән алганда, ТР буенча кышка 896,8 мең тонна терлек азыгы хәзерләнгән.
Бигрәк тә республиканың Арча, Азнакай һәм Мамадыш һ.б районнары алдынгылар рәтендә баралар.
Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.