Агымдагы елның 3-4 август көннәрендә Белгород шәһәрендә “Россиядә авыл туризмы” дип исемләнгән икенче халыкара форум үтте. Әлеге чарада барлыгы Россиянең 40 регионыннан белгечләр катнашты, шулар арасында Татарстан Республикасы делегатлары да бар иде.
Форум РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Туризм буенча федераль агентлык булышылыгы ярдәмендә оештырылды.
Чарада катнашучылар әлеге өлкәгә караган актуаль проблемаларны күтәрделәр. Шулай ук, катнашучылар авыл туризмасының үсеше, аның әһәмияте һәм тоткан роле һәм башка бик күп темаларга чыгыш ясадылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге халыкара форум төрле өлкәләрдән килгән белгечләрнең тәҗрибәләрен уртаклашу һәм бизнес-берләшмә вәкилләренең нәтиҗәле хезмәттәшлегенә уникаль диалог мәйданы булды, дип хәбәр итә ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең матбугат хезмәте.