ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2013 ел
җомга

ТР фермерлары, тәҗрибә алу өчен, Голландиягә барганнар. Алар яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерү белән шөгыльләнә торган коллегаларының хуҗалыкларында булганнар.

Иртәгә “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу шимбәдә шәһәр халкына арзан бәядән, киң ассортиментта подукцияне Лаеш, Балтач, Алексеевский, Балык-Бистәсе, Арча, Кама-Тамагы муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.


12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ветеринария белгечләре контрольдә тота. Алар товарларның сыйфатын һәм төрле продукцияне бергә ташымауларын тикшереп тора.

Агымдагы елның 12 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда үткән тәүлектә 2923,0 тонна сөт савып алынган. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 150,4 тонна сөт савылган.


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Ютазы муниципаль районында 2012-2015 елларда авыл хуҗалыгын үстерү программасы эшли. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Марсель Зарипов әйтүенә караганда, әлеге программа кысаларында һәрбер хуҗалык мөгезле эре терлек санын үстерү өстендә уңышлы эшли.

2013 елның 14 сентябре көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Бу шимбәдә шәһәр халкына арзан бәядән, киң ассортиментта подукцияне Лаеш, Балтач, Алексеевский, Балык-Бистәсе, Арча, Кама Тамагы муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.

Агымдагы елның 11 сентябренә алынган  оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда шикәр чөгендерен җыя башладылар. 3541 га мәйдан казып алынган, бу фаразланганның 6 проценты. 98 мең т тамыразык җыелган, уртача уңыш - 277 ц/га тәшкил итә.


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Россиядә беренче булып ит эшкәртү калдыкларын эшкәртү буенча Saria Германия концерны заводы бүген "Алабуга" МИЗда эшләтеп җибәрелде. Әлеге заводны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

2013 елның 11-16 сентябрь көннәрендә Минзәлә муниципаль районында  VIII җәйге авыл хуҗалыгы «Авыл Яшьләре» спорт уеннары узачак.

Әлеге чараны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте һәм ТР Минзәлә муниципаль районы  оештыра.    

Татарстан авыл хуҗа­лыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүен­чә, кукуруз үзенең биологик сый­фатлары, шул исәптән терлек организмы өчен аеруча файдалы матдәләргә бай булуы белән башка үсемлек­ләрдән күпкә отышлырак. Аның составында шикәр дә башка үсемлекләрдән бермә-бер күбрәк. Кукуруздан соң туфракның өске катламында шактый күләмдә файдалы микроорганизмнар калуы да – җир файдасына. Кыскасы, киләчәктә кукурузны бөртек­кә игү мәйданын арттыручы хуҗалыклар төрле яклап отачак, ди белгечләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International