РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Николай Федоров Россиянең авыл хуҗалыгы өлкәсенә ярдәм күрсәтү максатыннан 42 миллиард сум өстәмә субсидияләр бүлеп бирелүе турында хәбәр итте.
Агымдагы елның сигез аенда Чүпрәле муниципаль районы буенча 15217 тонна сөт җитештерелгән (бу, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 143 тоннага артык). Шуның 13544 тоннасы кабул итү пунктларына озатылган. Бер сыердан уртача 3280 кг сөт савылган.
Сентябрьнең беренче декадасы тәмамлана, ләкин Татарстан кырларында тәмамланмаган эшләр бар әле, дип белдерде республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
2013 елның 9 сентябренә алынган опреатив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда бәрәңге мәйданнарның 1422 гектарында җыеп алынган (18 процент).
7 сентябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә Казан җитәкчелегенең игътибарын шәһәр халкы арасында агросәнәгать паркын популярлаштыру кирәклегенә юнәлтте.
Иртәгә “Казан” Агросәнәгать паркында Авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак. Шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне ТР төрле районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
Азнакай муниципаль районында урып-җыю эшләре вакытында студентлар да кул кушырып утырмады. Алны-ялны белми намус белән тырыш хезмәт куйдылар.
Татарстанда узган тәүлектә 2978,6 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач муниципаль районы беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 154,1 тонна сөт савылган. Шулай ук Арча районында – 150,8 тонна, Актанышта – 136,0 тонна.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Кама Тамагы муниципаль районында булды, анда ул “Ак Барс” ХК ААҖ холдингы составына кергән агрофирмаларда агымдагы елның 8 аенда сөт производствосы нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты.