2013 елның 11-16 сентябрь көннәрендә Минзәлә муниципаль районында VIII җәйге авыл хуҗалыгы «Авыл Яшьләре» спорт уеннары узачак.
Әлеге чараны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте һәм ТР Минзәлә муниципаль районы оештыра.
VIII җәйге авыл хуҗалыгы «Авыл Яшьләре» спорт уеннарының оештырылуның төп максаты булып авыл җирлегендә яшәүче яшьләрнең сәламәтлекләрен кайгыртып, спортка мәхәббәт тәрбияләү, актив тормышны пропагандалау тора.
Шунысын да әйтергә кирәк, уенның финал өлешенәдә Татарстан Республикасының төрле район һәм авыл команалары үзара көч сынаша алачак.
Командалар составына эшчеләр, авыл җирлегендә яшәүче, авыл һәм районда кимендә 6 ай пропискада торучылар, шулай ук махсуз белем бирүче урта һөнәри уку йортларының көндезге бүлектә белем алучы яшьләр катнаша ала.
Исегезгә төшерәбез, VIII җәйге авыл хуҗалыгы «Авыл Яшьләре» спорт уеннары 3 этапта уза:
1 этап: январь – апрель – авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклар арасында күмәк ярышлар;
2 этап: май – июнь – район үзәкләрендә физкультура коллективлары арасында күмәк ярышлары;
3 этап: 2013 елның 11 – 16 сентябрь. Минзәлә муниципаль районында – финал уеннары.
Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.