Әледән-әле явып торучы яңгырлар кыр эшләренә комачау итсә дә, республиканың күп хуҗалыкларында җир эшкәртү белән беррәттән терлек азыгы әзерләү һәм техник культуралар уңышын җыеп алу оешкан төстә дәвам итә.
Әлки, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау һәм башка районнарның кайбер хуҗалыклары, табигать капризларына баш бирмичә, көзге чәчү эшләрен инде тәмамлап та килә. Вакытында җир куенына кергән бөртекләрнең көзге кояш нурларында ныгып өлгергәне язын гадәттә дәррәү күтәрелә. Уңышы да башкаларыннан аерылып тора. Балтач, Кайбыч, Буа, Апас, Саба, Актаныш кебек район хуҗалыкларының ел саен мул уңыш алуларының сере дә шунда бугай.
Кукурузны дөньяның барлык почмакларында да яратып игәләр. Чыгымнарга килгәндә исә, кукурузның бер гектарын игү өчен якынча гектарына 3-4 мең сум чамасы чыгым җитә, ди белгечләр. Уңышы исә быелгы кебек корылыклы елда да ашлыкка караганда берничә тапкыр артык – гектарыннан 5-6 тонна була. Бу исә – кукурузны бөртеккә иккән хуҗалык бермә-бер ота дигән сүз. Ә инде корылыкка бирешми торган булуын исәпкә алганда, Татарстан хуҗалыклары өчен ул аеруча зур әһәмияткә ия.
Күпләп терлек асраучы республика хуҗалыкларында Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында терлекчелектә чыгымнарны киметеп, табышны арттырыр өчен кукурузны бөртеккә игү – суга батучыга коткару боҗрасы сыман ул. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, кукуруз үзенең биологик сыйфатлары, шул исәптән терлек организмы өчен аеруча файдалы матдәләргә бай булуы белән башка үсемлекләрдән күпкә отышлырак. Аның составында шикәр дә башка үсемлекләрдән бермә-бер күбрәк. Кукуруздан соң туфракның өске катламында шактый күләмдә файдалы микроорганизмнар калуы да – җир файдасына. Кыскасы, киләчәктә кукурузны бөртеккә игү мәйданын арттыручы хуҗалыклар төрле яклап отачак, ди белгечләр.
“Ватаным Татарстан”