Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ветеринария белгечләре контрольдә тота. Ветеринарлар товарларның сыйфатын һәм төрле продукцияне бергә ташымауларын тикшереп тора.
Барыннан да бигрәк “Казан” агросәнәгать паркы териториясендә контроль көчле. Монда икеләтә ветеринария контроле уздырыла. Итне эшкәртү өчен махсус өстәлләр белән аерым бүлмә бар. Шунда ук ветеринария лабораториясе урнашкан. Шәһәр ветеринария берләшмәсе вәкилләре терлекчелек продукциясенең, башка авыл хуҗалыгы товарларының килүен һәм сатылуын котрольдә тота.
Моннан тыш, ветеринария берләшмәсе белгечләре шәһәрнең башка мәйданчыкларында да контроль уздыра. 21 нче сентябрьдән шимбә көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре Авиатөзелеш (№123 һөнәри лицее алдында) һәм Яңа Савин (күпләп-ваклап сату базары янында) районнарында һәм Дәрвишләр бистәсендә узачак.
Татар-информ