Татарстанда үткән тәүлектә 2923,0 т сөт савып алынган

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 12 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда үткән тәүлектә 2923,0 тонна сөт савып алынган. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 150,4 тонна сөт савылган. Шулай ук Арча районында – 147,8 тонна, Актанышта – 134,5 тонна һәм азга гына Кукмара районы калышып – 134,3 тонна.

Республикада уртача һәр сырдан 12,3 кг сөт савылган. Саба  муниципаль  районында әлеге күрсәткеч – 16,4 кг, Әтнәдә - 16,2 кг, Кайбыч районында – 15,9 кг, ә Балтачта исә - 15,7 кг тәшкил итә.

Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International