Агымдагы елның 19 сентябрь көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда туфракны көзге эшкәртү эше 1139,9 мең га җирдә башкарылган, бу планлаштырылган күләмнең 52 проценты дигән сүз.
2013 елның 17 сентябре көнне Мамадыш муниципаль районының “Дружба” бүлекчәсенең “Нократ” а/ф Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә агымдагы елның 8 аена терлекчелек өлкәсенә нәтиҗә ясалды.
Азнакай муниципаль районы терлекчеләре кышка әзерләнә. Терлекчелек биналарын төзекләндерүне тәмамлап, көннәр аяз торганда малларны торакларга кайтарырга вакыт җитте. “Кәримов Ф.Р.” КФХнда узган терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.
Агымдагы елның 11 сентябреннән алып 16 сентябрь көннәрендә Минзәлә муниципаль районында үткән Республика күләмендә VIII җәйге “Авыл яшьләре” спорт уеннары булып узды. Әлеге чараның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов та катнашты.
2013 елның 18 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда бәрәңге мәйданнарның 3,8 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 48 проценты. 68657 т продукция казып алынган, уртача уңыш - 180 ц/га.
Тукай районында чөгендергә төшүләренең икенче көнендә биредә 41 180 центнер татлы тамыр алганнар. Шикәр заводына 46 385 центнер (150-330 машина) чөгендер озатылган.
Агымдагы елның 17 сентябренә алынган оператив мәгълъматларга караганда Татарстанда 9,6 мең га мәйданнан шикәр чөгендере җыеп алынган. Бу планлаштырылган күләмнең 17 проценты. 297,9 мең т тамыразык җыеп алынган, уртача уңыш - 310 ц/га.
Бүген Минзәлә муниципаль районының “Чулман” А/Ф Тәкермән бүлекчәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә агымдагы елның 8 аена терлекчелек өлкәсенә нәтиҗә ясалды.
Көзнең беренче декадасында республиканың аерым бер районнарында 135 мм явым-төшем яуган, бу сентябрь ае өчен күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артыграк. Бу кырлардагы эшне катлауландыра.
14 cентябрь көнне ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә уңыш алу турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хисап тотты. Ул ТР да техник культуралар һәм бәрәңге алу дәвам иттерелүен хәбәр итте. Аерым алганда, рапс мәйданның өчтән бер өлешендә суктырылган, уңыш күрсәткече гектарына 8 центнерны тәшкил итә.
Теләче муниципаль районында 12 сентябрь көнне «Вамин-Теләче» агрофирмасы Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсенең Иске Җөри терлекчелек комплексында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында киңәшмә узды. Агрофирманың бүлекчә җитәкчеләре, ферма мөдирләре һәм зооветеринария белгечләре чакырулы булган киңәшмәдә сүз терлекчелек продукцияләрен җитештерүне арттыру турында барды.