ТР фермерлары, тәҗрибә алу өчен, Голландиягә барганнар

2013 елның 13 сентябре, җомга

ТР фермерлары, тәҗрибә алу өчен, Голландиягә барганнар. Алар яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерү белән шөгыльләнә торган коллегаларының хуҗалыкларында булганнар.

Кайбер Голландия фермерларының алмагач бакчалары бар, анда алмаларны ботакларында озак вакыт саклау буенча махсус ысул кулланалар. Моның өчен агач ботакларын сузылган тимерчыбыкка беркетәләр. Шулай итеп, алмалар озак вакытта агачта сакланалар.

Шулай ук ТР делегациясе яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне эшкәртү буенча заводларда булганнар, теплицаларның, орлыкчылык хуҗалыкларының һәм продукцияне озак вакыт саклау өчен махсус бүлмәләрнең эшләү принциплары белән танышканнар. Шулай ук авыл хуҗалыгы институты галимнәре белән әңгәмәләр оештырылган.

Татар-тнформ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International