Россиядә беренче булып ит эшкәртү калдыкларын эшкәртү буенча Saria Германия концерны заводы бүген "Алабуга" МИЗда эшләтеп җибәрелде. Әлеге заводны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
"Сария Био-Индастрис Волга" терлек аксымнары җитештерү заводына 2011 елда нигез салынган иде һәм ул Saria Германия концернының Россиядәге беренче заводы булды. Яңа предприятие терлекчелек чималын утильләштерү һәм ике төп продукт – терлекләргә ашату өчен он һәм ике төрле – техник һәм терлек азыгы майларын алу максатларында шушы чимал эшкәртеләчәк. Чимал җыю радиусы 1000 километрга кадәр җитә, ягъни бөтен Идел буе округы территориясе.
Завод эшчәнлеге экологик иминлекне арттырырга ярдәм итәчәк.
Чимал ит эшкәртү предприятиеләрендә урнаштырылган махсус контейнерларда җыелачак һәм барлык ветеринар-санитар кагыйдәләрне үтәгән килеш чыгарылачак. Шундый контейнерлар Татарстан Республикасы Саба районында урнаштырылачак.
Заводка инвестицияләр күләме 38 млн евро. Хәзер үк инде предприятиедә Алабугадан, Чаллыдан һәм башка шәһәрләрдән 150 кеше эшли.
"Ике ел элек без монда терлекчелек калдыкларын эшкәртә торган предприятие төзергә килешкән идек һәм бүген шул заводны ачабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, предприятиене ачу тантанасында чыгыш ясап. – Бу завод кына түгел, бу – җыю һәм эшкәртү буенча бөтен бер система".
Татарстан Президенты Saria концернына инвестор булганы өчен рәхмәт әйтте һәм якын араларда заводны эксплуатациягә тапшыру буенча барлык формальлекләр дә тәмамланыр дип өмет белдерде.
"Минемчә, бу республика өчен мөһим вакыйга, бу предприятие нәтиҗәсендә без терлекчелек калдыкларын утильләштерүгә мөнәсәбәтне кардиналь рәвештә үзгәртәчәкбез, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Без технологияле, предприятиеле булдык, эш урыннары өстәлде. Ышанам ки, завод тотрыклы һәм яхшы эшләячәк".
Saria күзәтчелек советы башлыгы Норберт Ретманн Татарстан Республикасы Президентына проектны хуплаганы өчен рәхмәт әйтте һәм предприятие үсешенә ышаныч белдерде.
Мөхтәрәм кунаклар завод алдында агачлар утырттылар, аннары предприятиегә экскурсия ясадылар.
Saria компанияләр төркеме бөтен дөнья буйлап төрле тармакларда эш алып бара: югары сыйфатлы терлек азыгы, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өчен продукция, шулай ук аквакультуралар җитештерү предприятиеләре төркеме. Моннан тыш, Saria альтернатив ягулык төрләре җитештерә.Компаниянең Германиядә, Франциядә, Польшада, Австриядә, Чехиядә, Испаниядә һәм Беларусиядә урнашкан 50дән артык эшкәртү заводлары бар, аларда 5 меңнән артыграк кеше эшли.
ТР Президенты Мабугат хезмәте