ТР шикәр чөгендерен җыю эшенә керештеләр

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 11 сентябренә алынган  оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда шикәр чөгендерен җыя башладылар. 3541 га мәйдан казып алынган, бу фаразланганның 6 проценты. 98 мең т тамыразык җыелган, уртача уңыш - 277 ц/га тәшкил итә.

Һәр гектардан 471 центнер тамыразык җыя торган Буа районы игенчеләре иң югары уңышка ирешә, Сарман - 410, Апас – 400 һ.б.

Җыеп алу эшләре темпы буенча Тукай районы игенчеләре алда, алар бүгенгә мәйданнарның 98 процентын җыеп алган, уртача уңыш - 250 ц/га.

Респбуликаның әлеге авыл хуҗалыгы культурасын үстерә торган 10 районы шикәр чөгендерен җыеп алу эшенә керешкән.

Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International