Ютазы муниципаль районында 2012-2015 елларда авыл хуҗалыгын үстерү программасы эшли. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Марсель Зарипов әйтүенә караганда, әлеге программа кысаларында һәрбер хуҗалык мөгезле эре терлек санын үстерү өстендә уңышлы эшли.
Әйтик, узган елның шушы чорына караганда фермалардагы терлек саны 282 башка арткан. Шул сәбәпле кышка терлек азыгы хәзерләү дә тулы көченә алып барыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, һәрбер шартлы башка 30 центнердан артык азык берәмлеге тупланган, бу бер дә начар сан түгел. Силоска салыначак кукуруз басуларының торышы да өметле, дип ассызыклады Зарипов. Узган елгы запасларны да исәпкә алсак, һәрбер шартлы башка 45 центнердан да ким булмаган азык берәмлеге туплый алырга бөтен шартлар бар. Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.