Иртәгә “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу шимбәдә шәһәр халкына арзан бәядән, киң ассортиментта подукцияне Лаеш, Балтач, Алексеевский, Балык-Бистәсе, Арча, Кама-Тамагы муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
Ярминкәдә ит-сөт продуктларын, бал, төрле яшелчә һәм кондитер эшләнмәләре кебек авыл хуҗалыгы товарларын арзан бәядән сатып алырга мөмкин булачак.
Халыкны җәмәгать транспорты белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителгән. Горки метросын, ераграк районнарны Агросәнәгать паркы белән тоташтыручы 3 маршрут булдырылган, аларда 25 автобус хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш, Агропромпарктан ерак түгел генә урнашкан Фәйзи тукталышы аша 12 автобус һәм трамвай маршруты уза.
21 сентябрьдән башлап башкаланың ераграк районнарында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын өстәмә берничә мәйданда оештырылачак. Совет районында (Дербышка пос. Совет урамы, 18), Авиатөзелеш районындагысы 123 нче һөнәр лицее каршындагы мәйданда (Дементьева урамы, 39 ), Яңа Савин районындагысы Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары территориясе янәшәсендә ( Адоратский урамы, 21).
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!